news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы эшмәкәре “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде

Шәйхетдиновларның хосусый предприятиеләрендә 170 тән артык кеше үзенә хезмәт урыны тапты.

(Әлки, 31 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Түбән Әлкидә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Альберт Шәйхетдинов агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Хезмәттәге казанышлар өчен” (“За доблестный труд”) медале белән бүләкләнде, дип яза район газетасы.

Альберт Шәйхетдиновка дәүләт бүләген март башында үткән VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында (съезд) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның Түбән Әлкидәге зур базаларында машина һәм тракторлар ремонтлау, төзелеш материаллары җитештерү, көнбагыш мае сыгу цехлары бар. Аларның куәтле автомобильләре бөтен Россия буенча сөт һәм бүтән йөкләр ташый. Эшмәкәрләр район авылларында су кертү, юллар төзү һәм ремонтлау, төрле объектлар кору эшләрендә дә катнашалар, техника һәм материаллар белән булышалар.

Абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар иганәчелек белән дә бик теләп, ихластан шөгыльләнәләр. Алар үзләре яшәгән Түбән Әлки авылындагы бик күп эш-мәшәкатьләрне үз өсләренә алалар. Апак, Чуаш Борнае авыл җирлекләренә һәм районның башка торак пунктларына да даими ярдәм итүләре хакында ишетеп торабыз.

Шәйхетдиновларның хосусый предприятиеләрендә 170 тән артык кеше үзенә хезмәт урыны тапты. Эшмәкәрләр әле дә җитештерү, хезмәт күрсәтү базаларын киңәйтә, үстерә баралар.

Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрләр җыенында Дамир Шәйхетдиновка да Президент Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменең түштамгасын тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100