news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы эшмәкәре халыктан сөтне 20 сум 50 тиеннән кабул итә

Әлеге бәядән сөт җыючылар үз чыгымнары һәм хезмәт хаклары өчен берничә сумны тотып кала.

Әлки районы эшмәкәре халыктан сөтне 20 сум 50 тиеннән кабул итә
архив

(Әлки, 10 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 1 марттан районда эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов (Түбән Әлки) халыктан җыелган сөтне литрын 20 сум 50 тиеннән кабул итә. Бу турыла җирле басма хәбәр итә.

Базарлы Матактагы “Краснохолмский МЗ” кабул итү пункты сөтнең литрын 20 сумнан сатып ала. Мәгълүм булганча, әлеге бәядән сөт җыючылар үз чыгымнары һәм хезмәт хаклары өчен берничә сумны (авылларның сөт тапшыру пунктыннан ераклыгына карап) тотып калалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot