Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы эшмәкәре Алла Петрова бакча тоткан Салман мәктәбенә теплица бүләк иткән
Әлки районы Салман урта мәктәбе озак еллар бакчачылык белән шөгыльләнә. Ашханәдә ел әйләнәсендә үзләре үстергән яшелчәне ашыйлар, халыкка да саталар.
(Әлки, 30 апрель, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районындагы “Салман” дуңгызчылык комплексы җитәкчесе җирле урта мәктәпкә теплица бүләк итте, дип хәбәр итә "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Бу мәктәп елның-елында үзенең участогында бик күп яшелчәләр үстерә. Монда помидор-кыяр да, суган да, бигрәк тә кәбестә уңа. Мәктәп ашханәсендә ел әйләнәсе яшелчәләр файдаланалар. Үз кирәкләреннән артканны халыкка да саталар. Аларның тозлаган кәбестәсен бигрәк тә яратып сатып алалар. Мәктәптә теплицаны да бик кирәксенгәннәр. Мондый бүләк өчен эшмәкәр Алла Петровага бик рәхмәтлеләр. 10х3 метр зурлыгындагы теплицаны урнаштырып, анда инде кыяр, кәбестә һәм помидор үсентеләре дә утыртканнар. “Яшелчәләребез хәзер күпкә иртәрәк өлгерәчәк”, – диләр.
Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, Алла Петрованың бу беренче ярдәме генә түгел. Мәктәпкә капиталь ремонт ясаганда ул 70 мең сум матди ярдәм күрсәткән булган. Шулай ук балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрүгә дә эшмәкәр үз өлешен кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз