news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы энциклопедиясен туплау дәвам итә

Быелның 25 декабрендә С. Личенков исемендәге район музее оешуга 10 тула.

(Әлки, 5 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Быелның 25 декабрендә С. Личенков исемендәге район музее оешуга 10 тула. Шушы датага кадәр музей хезмәткәрләре Әлки районы энциклопедиясен кергән материалларны туплап һәм эшкәртеп бетереп, аны басуга тапшырырга ниятлиләр, дип яза җирле басма.

Энциклопедиягә районда туган, яшәгән, хезмәте белән дан казанган әлкилеләр, читтә гомер иткән күренекле кешеләр, шулай ук авыллар, табигать, тарих һәм һәйкәлләр, төрле оешма-учреждениеләр, хуҗалык-предприятиеләр һ.б. турында мәгълүмат кертелә. Эш әле дәвам итә, шуңа күрә музей хезмәткәрләре, әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп, кызыклы материаллар, мәгълүматлар белән уртаклашуларын үтенәләр. Әлки районы энциклопедиясендә урын алырга лаеклы дип тапсагыз, аларны С.Лисенков исемендәге музейга китерегез, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot