news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы энергетиклары яңа биналы булды

Бу бинаның смета бәясе – 120 миллион сум.

(Әлки, 12 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре",  Азат Низамиев). Әлки районы Базарлы Матакта район электр челтәрләрендә өй туе булды. Коллективка эшләү, клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган ике катлы яңа бина файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында бик күп кунаклар катнашты, дип яза җирле басма.

Район электр челтәрләренең яңа бинасында төзелеш эшләре төгәлләнеп килгәндә без алар янында булып, әлеге корылма турында язып чыккан идек инде. “Тирә-юнен матурайту эшләрен башкарабыз да, тиздән объектны тантаналы шартларда ачарбыз”, – дигән иде ул чакта район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин.
Менә ул көн дә килеп җитте. Заманча дәрәҗәдә төзелгән мәһабәт бина хуҗаларына тапшырыла. Тантанага Татарстан Республикасы “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Азат Мәҗитов килгән. Хәер, “кайткан” дисәк төгәлрәк булыр. Азат Илгиз улы чыгышы белән Иске Әнҗерәдән. Туган төбәге Әлки өчен җан атып яшәүче якташыбыз ул. Яңа бинаны ачу бәйрәменә башка районнар электр челтәрләре җитәкчеләре дә чакырулы иде.

Тантананы алып баручылар район тарихы сәхифәләрен дә барлап үттеләр, соңгы еллардагы зур үзгәрешләрне, яңарышларны атадылар.

Район электр челтәрләре 69 авылны электр энергиясе белән тәэмин итә. Әлки җирендә электрдан файдалану күләме елдан-ел үсә бара икән. Бигрәк тә “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятләре зур-зур терлекчелек комплекслары төзегәч, электр энергиясенә ихтыяҗ арткан. Районда эшмәкәрлек тә үсештә. Әйтик, бертуган Шәйхетдиновларның производство базалары һаман зурая бара. Мондый шартларда электр кулланучыларга тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен энергетикларыбызга әнә шундый барлык мөмкинлекләре тудырылган бина төзелгәндә.

Дөресен әйткәндә, мондый заманча биналар районнарда бик юк әле. Аның Әлки җирендә корыла башлавының да үз сере бар. Азат Мәҗитов соңгы елларда республиканың “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев белән Әлки якларында булгалады. “Биредә бик тырыш, җан атып хезмәт итүче халык яши икән”, – дип әйткән иде Илшат Шәех улы бер килүендә. Әлкилеләрнең тормыш һәм эш шартларын тагын да яхшырту теләге әлеге корылмага нигез салырга этәргеч биргән дә.

Бу бинаның смета бәясе – 120 миллион сум. Аны төзүчеләр иң сыйфатлы, затлы материаллардан эшләп чыкканнар. Һәр бүлмәгә өр-яңа җиһазлар кайтарылган. Кыскасы, бу бина районда электр белән тәэмин итүне тагын да югарырыак дәрәҗәгә күтәрәчәк. Бу турыда район башлыгы Александр Никошин да ассызыклап әйтте.
– Әлегә районда мондый матур һәм бар яктан да уйлап төзелгән производство биналары юк иде. Аны нәкъ менә бездә төзергә карар кылулары өчен Илшат Фәрдиевка, Азат Мәҗитовка зур рәхмәт. Биредәге заманча яңа шартлар электр кулланучыларга тагын да әйбәт, ышанычлы хезмәт күрсәтергә зур этәргеч булыр. Мәгълүм ки, хәзер электр энергиясеннән башка ун минут кына тору да авыр. Шул җәһәттән мин үзебезнең район электр челтәрләре егетләренә рәхмәт белдерәм. Алар бердәм, оператив эшлиләр, теләсә нинди мәсьәләне тиз һәм сыйфатлы хәл итәләр, – ди Александр Федорович.

Тантанада Татарстан “Челтәр компаниясе” генераль директорының техник мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимҗанов, Чистай филиалы җитәкчесе Александр Наумов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев тә чыгыш ясадылар.

Азат Мәҗитов өчен исә бу объектның Әлки җирендә ачылуы икеләтә шатлык булды.

– Һәркайсыбыз кече Ватаны өчен нәрсәдер эшләргә тырыша. Базарлы Матакта электр челтәрләренең шушы яңа бинасын төзи алуыбыз, аның бик әйбәт килеп чыгуы – минем өчен зур сөенеч. Соңгы елларда без республикада электр хуҗалыгын яңарту һәм төзекләндерү, электрикларның хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә зур эшләр алып барабыз. Биредә подстанциягә капиталь ремонт үткәрүне дә күздә тотабыз,– диде Азат Илгизович һәм якташлары әлкилеләргә һәр эштә уңышлар теләде.
Аннан төзелеш эшләрен башкаручылар, алдынгы электриклар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Менә төзүчеләр яңа бинаның символик ачкычын электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафинга тапшырдылар. Ул:

– Безнең коллектив яңа бинада кулланучыларны электр белән өзеклекләрсез һәм сыйфатлы тәэмин итәр, – дип ышандырды.

Көчле алкышлар астында керү юлындагы тасмалар киселде. Коллектив хезмәтчәннәре һәм кунаклар “Хәерле сәгатьтә!” дип бинага узды.

Монда эш бүлмәләре дә, ял урыннары да заманча таләпләр нигезендә, сыйфатлы һәм зәвык белән эшләнгән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100