news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Демидовка авылы комбайнчысы утызынчы урагына кереште

Ул былтыр, 2 мең тоннага якын ашлык суктырып алып, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән комбайнчылар конкурсында җиңүче булды.

Әлки районы Демидовка авылы комбайнчысы утызынчы урагына кереште
alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-rayony-demidovka-avylynnan-sergey-zakharov-30nchy-uragyna-kereshte

(Әлки, 29 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Демидовка авылыннан Сергей Захаров утызынчы урагына кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлки районы Демидовка авылыннан Сергей Захаров комбайн штурвалы артына 8нче сыйныфны тәмамлагач ук утыра. Бер ел ярдәмче булып эшләгәч, 1989 елда яшь егетнең үзенә кыр корабын ышанып тапшыралар. 

Сергей Захаровка яңа “Акрос” комбайнын 2016 елда биргәннәр. Техниканы бик карап тотканга, аның эш кызуында зур ватылулар белән туктаганы юк.

“Үзәк Әлки” филиалы җитәкчесе Сергей Белов әйтүенчә, Сергей Захаров һәрчак алдынгы комбайнчылар исемлегендә. Ул былтыр, 2 мең тоннага якын ашлык суктырып алып, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән комбайнчылар конкурсында да җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100