news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы делегациясе республика ифтар ашында катнашты

Ифтар алдыннан ураза тотучылар Коръәннән сурәләр, намаз укыдылар.

(Әлки, 17 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  25 кешедән торган Әлки районы делегациясе Казандагы Теннис академиясе бинасында үткән ифтар ашында булып кайтты, дип яза җирле басма.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлкилеләр төркемен район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев җитәкләде.

Ифтар алдыннан ураза тотучылар Коръәннән сурәләр, намаз укыдылар. Аннары мәҗлес башланды. Ифтарга чакырылучыларны кипкән җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә, камыр ризыклары һәм башка тәм-том белән сыйладылар.

Шулай зурлап, бик күп кеше катнашында ифтар ашы республикада бишенче тапкыр үткәрелде. Быелгы мәҗлестә 10 мең кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot