news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы делегациясе Оренбургтагы хәрби частьтә хәрби ант кабул итү тантанасында булды

Быел көз армиягә чакырылган егетләрнең 17се Оренбургтагы район шефлык иткән хәрби частьтә хезмәт итә.

 (Әлки, 26 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы делегациясе Оренбургтагы хәрби частьтә егетләрнең хәрби ант кабул итү тантанасында булды, дип яза җирле басма.

Быел көз армиягә чакырылган егетләрнең 17се Оренбургтагы район шефлык иткән хәрби частьтә хезмәт итә. 23 декабрьдә аларның хәрби ант кабул итү тантанасында районнан зур делегация катнашты.

Һәр ир-егет өчен гаять әһәмиятле һәм истәлекле бу вакыйганың шаһитлары булу, солдат уллары белән күрешү өчен хәрби частькә аларның әти-әниләре, туганнары, шулай ук җитәкчеләр, мәдәният хезмәткәрләре барды. Әти-әниләр балалары хезмәт иткән часть белән таныштылар, аларның йокы бүлмәләрен, ашханәләрен карадылар. Хәрби ант кабул итү тантанасы да гаять дулкынландыргыч булды. Командирлары Әлки егетләренең башкаручан, тырыш булуларын, әйбәт хезмәт итүләрен билгеләп үттеләр. Районнан хәзер анда барысы 38 егет Ватан алдындагы бурычларын үти.

Әлки районы делегациясе җитәкчесе – Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, тантанада чыгыш ясап, район җитәкчелеге исеменнән егетләребезне тәбрикләде, аларның намус белән хезмәт итүләрен теләде.

Аннан соң солдатларыбыз бәйрәм табынына чакырылды. Алар туган як күчтәнәчләре – өчпочмаклар, бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәчләр белән сыйланып чәй эчтеләр. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләргә бик матур концерт күрсәттеләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100