news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы делегациясе Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашты

“Корстон” үзәгендә узган пленар утырышта делегатлар дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру, мәктәпләрдә телләрне укыту хакында сөйләштеләр.

(Әлки, 13 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Әлки районы җиденче Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашты, дип яза җирле басма.

9–10 июльдә Казанда узган әлеге зур форумга район мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия буенча методисты Фәүзия Гыймадиева, Түбән Әлки һәм Яңа Салман мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Айзирәк Мисалова, Гүзәлия Рәхмәтуллина бардылар. Россиянең 30 субъектыннан һәм Казахстан Республикасыннан съездга килгән белгечләр милли белем бирү турында фикер алышты. Беренче көнне алар Кукмара районында булып, андагы балалар бакчаларында, мәктәп һәм гимназиядә төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, балаларның шәхесен формалаштыруда төрле мәдәниятләрне чагылдырган белем бирү үрнәкләрен карадылар. Икенче көнне “Корстон” үзәгендә узган пленар утырышта делегатлар дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру, мәктәпләрдә телләрне укыту хакында сөйләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100