news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр узачак

Комиссия районда ике атна дәвамында эшләр дип көтелә

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Ноябрь аенда, көзге каникуллардан соң, районның барлык белем бирү учреждениеләрендә республика масштабындагы тикшерүләр узачак.
  Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү департаменты мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту һәм тәрбиягә кагылышлы барлык мәсьәләләрне караячак. 14 укытучы-эксперт һәм 12 белгечтән торган комиссия районда ике атна дәвамында эшләр дип көтелә, дип яза “Әлки хәбәрләре” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot