Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы Базарлы Матакның Геройлар паркында Т-55 танкын һәйкәл итеп кую тантанасы булды
Бөек Ватан сугышында танкист булып илебез азатлыгын яклаган һәм батырлыклар кылган әлкилеләр аз түгел.
(Әлки, 21 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Базарлы Матакта Геройлар паркында районнан чыккан һәм армиядә танкист булып хезмәт иткән якташларга һәйкәл куелды, дип яза җирле басма.
Бу чарада район башлыгы Александр Никошин, хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, сугыш ветераны Лев Миндрюков, авыл халкы, яшь армиячеләр, мәктәпләрдән хәрби-патриотик клублар әгъзалары һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Бөек Ватан сугышында танкист булып илебез азатлыгын яклаган һәм батырлыклар кылган әлкилеләр аз түгел. Аларның иң мәгълүме – Советлар Союзы Герое Степан Крайнов. Шулай ук тыныч тормышта Казан танк училищесын тәмамлап офицер булган, армиядә танкист булып хезмәт иткән әлкилеләр дә аз түгел. Аларның хөрмәтенә Геройлар паркында гадәти булмаган һәйкәл куелды да инде. Пъедесталга Т-55 танкы урнаштырылды.
Һәйкәл итәгенә һәм парктагы мемориалга веноклар куелды. Казаннан чакырылган оркестр марш, дәртле көйләр уйнап, тантананы тагын да тәэсирле итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз