Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
“Үсеш ноктасы” әлегә тулысынча җиһазланып бетмәгән, җиһазлар кайтканны көтәләр.

(Әлки, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бүген, 24 сентябрьдә, бөтен Татарстанда, шул исәптән Базарлы Матак урта мәктәбендә тантаналы итеп “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин, үзәк өчен берничә кабинетны матур һәм җайлы итеп ремонтлаган “Строитель и К” оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, башка чакырылган кунаклар катнашты.
“Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы бит.
Базарлы Матак мәктәбендәге үзәк тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре, технология, информатика кабинетларыннан һәм шахмат буенча функциональ зонадан тора. Балаларны яңа алымнар белән укытачак педагоглар белемнәрен күтәрү өчен курсларда укыганнар.
“Үсеш ноктасы” үзәгенең символик ачкычы мәктәп директоры Луиза Абдрахманова кулына күчкәч, кунакларга кабинетларны күрсәттеләр. Шахмат зонасында бу уен белән мавыгучы укучылар шөгыльләнә иде. Технология кабинетында укучылар үзләре ясаган “акыллы” машина белән читтән идарә итеп күрсәттеләр. Информатика кабинетында өлкән сыйныф егетләре безне роботлар эшләтеп шаккатырды.
“Үсеш ноктасы” әлегә тулысынча җиһазланып бетмәгән, җиһазлар кайтканны көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз