news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенә 1 миллион сумлык грант бирелә

Татарстан мәктәпләре арасында “Уңышлы мәктәп” конкурсы үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре чыгарылды.

(Әлки, 6 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Татарстан мәктәпләре арасында “Уңышлы мәктәп” конкурсы үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре чыгарылды, дип яза район газетасы.

Белем бирү эшчәнлегенә кагылышлы күрсәткечләр һәм махсус проектны яклау нәтиҗәләре буенча 21 гомумбелем мәктәбенә грант бирелде. Шушы проектларны гамәлгә ашыру өчен 10 мәктәпкә берәр миллион сум, унбер мәктәпкә бишәр йөз мең сум акча биреләчәк. Базарлы Матак мәктәбе әлеге конкурста җиңүче дип табылды – аңа 1 миллион сумлык грант бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot