news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Базарлы Матак авылында бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән

Базарлы Матак халкы цифрлы телевидениега тоташу өчен район почта бүлеге аша приставкаларны күбрәк сатып алган.

Әлки районы Базарлы Матак авылында бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән

(Әлки, 21 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы үзәгендә бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район почта бүлеге аша цифрлы телевидениега күчү өчен кирәкле приставкаларны да Базарлы Матак халкы күбрәк сатып алган. Шулай ук Юхмачы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләреннән почта аша приставкалар кайтартуга гаризалар шактый булган.

Июнь башыннан телевизорыгыз күрсәтми башламасмы? Моны хәзердән белергә мөмкин. Телевизор экраны чатында “А” хәрефе тормаса, димәк, сез цифрлы каналлар карыйсыз. “А” бар икән, якын арада приставка алып тоташтыру хәерлерәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot