news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы башлыгына Юрий Гагарин медале тапшырылды

Авиация генерал полковнигы Владимир Коваленок Александр Никошинны Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган иде.

(Әлки, 16 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Россия Космонавтика федерациясе Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошинны Юрий Гагарин медале белән бүләкләде, дип яза район газетасы.

Күптән түгел Россия Космонавтика федерациясе президенты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, СССРның очучы космонавты, авиация генерал полковнигы Владимир Коваленок Александр Никошинны Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган иде. Медальне тапшырганда “Аэроджет” Америка аэрокосмик компаниясенең Россиядәге вәкиле Анатолий Михеев болай диде:

– Чит илләр Россиягә карата икътисади санкция чаралары кулланган чорда да Әлки районы Сезнең җитәкчелектә уңышлы үсә. Әлки җирендә ил космонавтикасын үстерүгә өлеш керткән кайбер галимнәр туып үскән яки биредә яшәгән. Районның туган якты өйрәнү музеенда космонавтикага багышланган бүлек Сезнең ярдәм белән эшләп килә. Ул Россия космонавтикасы музейлары ассоциациясенә кертелде. Хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим Сезгә!

news_right_1
news_right_2
news_bot