Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы башлыгы урак алдынгыларын кырга барып бүләкләде
Вячеслав Илюхин үзенең “Акрос” комбайны белән бу уракта 750 тонна бөртек суктырып алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлки, 20 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы башлыгы Александр Никошин урак алдынгыларын кырга барып бүләкләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
“Хузангай” ҖЧҖ комбайнчылары бу көннәрдә Татар Төгәлбәе кырларында эшлиләр. Биредә 22 комбайн уҗым бодае суктыра. Вячеслав Илюхин үзенең “Акрос” комбайны белән бу уракта 750 тонна бөртек суктырып алган. Урак башыннан иң күп бөртек суктырган Вячеслав Илюхинны район башлыгы Александр Никошин хезмәт җиңүе белән тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы ике комбайны бу көннәрдә “Борискино” отрядында арпа суктыра. Әлеге кыр корабларының берсен иярләүче Иван Калмыков – филиалда иң күп бөртек суктыруга ирешкән комбайнчы. Урак башланганнан бирле ул комбайны бункерыннан 850 тонна ашлыкны элеваторга озаткан.
“Көнчыгыш Әлки” филиалында исә комбайнчы Әсхәт Шәрипов алдынгылыкны тота. Ул бу көннәрдә “Үргәгар” отряды басуларында арпа суктыруда эшли. Быел арпа культурасы өчен ел бик уңышлы булмаса да, бу кырда гектардан 20 центнердан артык уңыш чыгып бара. Әсхәт Шәриповка район башлыгы тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, алга таба да темпны киметмичә эшләвен теләде.
Ташбилге комбай нчылары соңгы көннәрдә борчакны турыдан-туры суктыруда хезмәт куялар. Бу авылда яшь, тырыш механизаторлар шактый. Шундыйларның берсе – комбайнчылар династиясе дәвамчысы Дилүс Латыйпов.
Егет былтыр да район комбайнчылары ярышында алдынгылар исемлегеннән төшмәде. Быел да Дилүснең хезмәт уңышлары куандыра. Александр Никошин яшь комбайнчыга Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды, аңа республика комбайнчылары бәйгесендә катнашып җиңү яулавын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз