Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы башлыгы ТР Президентына урып-җыюны тәмамлау турында хисап тапшырды
Әлки районы башлыгы ТР Президентына урып-җыюны тәмамлау турында хисап тапшырды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшиннан район хезмәтчәннәренең урып-җыюны уңышлы тәмамлаулары турында телеграмма килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Игенчеләр 41301 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алды, 124,7 мең тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш гектарыннан 30,2 центнер тәшкил итә. Икмәк кабул итү пунктларына 59 мең тонна ашлык, шул исәптән 15,5 мең тонна югары сыйфатлы бодай озатылды.
Икмәк бәйрәменә зур өлешне «Восток-зернопродукт» ЯАҖ инвесторлары-игенчеләре кертте, биредә 90 мең тонна ашлык җыелды. «Хузангаевский» авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында исә 20 мең тоннадан артык икмәк суктырылды. «КВ-Агро» ААҖ игенчеләре Гатин Рәниф Рәүф улы, Туктамышев Равил Корбан улы, Гатин Мансур Зайни улы, Веселов Агей Павлович, Хәсәнҗанов Әбрар Ибраһим улы «Лексион» һәм «Мега-208” комбайннарында 4 мең тоннадан алып 6 мең тоннага кадәр ашлык суктырды.
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре ужым һәм сабан культуралары орлыклары, җәмәгать һәм шәхси терлекчелек мал азыгы белән тәэмин ителде. Киләсе ел уңышына нигез салынды: 20 мең гектарда уҗым, шул исәптән 13 мең тонна бодай чәчелде. Хәзерге вакытта халыкка җир өлешләре өчен диведендлар һәм игенләтә аренда өчен түләнә. Туфракны ресурсларны саклаучы технологияләр буенча эшкәртү алып барыла. 7700 гектарда бөртеккә кукуруз уңышын җыю дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре киләчәктә дә авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген арттыруга бөтен көчләрен кызганмаячак”, - диелә телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз