Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы башлыгы ифтар мәҗлесе үткәрде
Ифтарга җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ураза тоту тәртибе турында тәфсилләп аңлатты.
(Әлки, 18 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Анда районның барлык авылларыннан муллалар, мәчет картлары чакырылды. Кунаклар арасында хатын-кызлар да бар иде. Өлкәннәрне мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары алып килде.
Ифтарга җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ураза тоту тәртибе турында тәфсилләп аңлатты.
Аннан соң кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде: "Бирегә бүген район авылларыннан иң хөрмәтле өлкәннәребез чакырылды. Кадерле абый-апалар! Сез авыл тормышын ипле, имин алып баруга үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Кылган һәр догагызда ил-көнгә тынычлык, муллык-бәрәкәт, елларның уңышлы килүен, игеннәрнең күкрәп уңуын телисез"
Базарлы Матактагы “Актай” мәчете мәзине Әсхәт Шәрапов сүз алып, районда төрле диннәр үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылуын канәгатьлек белән билгеләп үтте. Мөселманнарны шулай зурлап авыз ачу мәҗлесенә чакырган өчен ул ифтарда катнашучыларның барысы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз