news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы башлыгы элеваторда эш барышын тикшергән

Базарлы Матак элеваторы саклауга 85 мең тонна бөртек кабул итә ала.

Әлки районы башлыгы элеваторда эш барышын тикшергән

(Әлки, 28 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матак элеваторында булып, анда яңа уңыш икмәген кабул итүнең барышы белән кызыксынды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Базарлы Матак элеваторы саклауга 85 мең тонна бөртек кабул итә ала. Бирегә яңа ашлык 22 июльдә керә башлаган. Беренче олаулардагы бөртек 22-24 процент дымлылыкта булган. Икмәк турыдан-туры киптерү агрегатларына озатыла.

Хәзер бодай 16-18 процент дымлылык белән керә. Элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов район башлыгына үзләренең яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзер булуын әйтә. Дөрес, хезмәтне тәүлек әйләнәсе тулы куәткә оештыру өчен эшче куллар әлегә җитеп бетми икән. Бирегә бит бөртекне дүрт районнан китерәләр .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100