Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде
Ифтарда районның барлык 30 мәчетеннән дә муллалар катнашты.
(Әлки, 1 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре",Азат Низамиев). Әлки районы үзәгендәге “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда район мәчетләре имам-хатыйблары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде, дип яза җирле басма.
Һәр елны Рамазан аенда район башлыгы Александр Никошин мөселманнар өчен авыз ачу ашы үткәрә. Быелгы мәҗлес Изге Ураза аеның яртысы үткән көнгә туры килде. Ифтарда районның барлык 30 мәчетеннән дә муллалар катнашты. Аларның күбесен авыл җирлекләре башлыклары үз автомобильләрендә алып килделәр.
Кичке сигезенче яртыларда табын янына җыелган халык алдында имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев вәгазьләр укый башлады. Ул уразаның һәр мөселман кешесенә фарыз булуын, аның Аллаһыбыз тарафыннан безгә сынау итеп җибәрелүен үтемле, тәэсирле итеп сөйләде.
Аннан мәҗлес кунакларын Александр Никошин сәламләде.
–Сез авылларыбызда иминлек хөкем сөрүе, халыкның дус-тату яшәве өчен зур хезмәт куясыз, яшьләрне тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Кылган догаларыгыз да ил-көннең тыныч булуы, эшләребезнең җай һәм уңышлы баруы, кырларда мул икмәк үсүе өчен. Мин изге ниятләрегез һәм эш-гамәлләрегез өчен сезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхетле-имин тормыш телим,–диде район башлыгы, имамнарга мөрәҗәгать итеп.
Әлеге теләкләргә аның урынбасары Рәшит Билалов та кушылды:
–Авылларыбызда һәр зур эшне без сезнең киңәш һәм хәер-фатыйхагыз белән башкарырга тырышабыз. Авыл җирлекләре башлыклары да күп мәсьәләләрне мәчет картлары белән уртага салып хәл итәләр. Мин сезгә тоткан уразаларыгызның кабул булуын телим. Алдагы көннәрдә дә ниятләрегез тормышка ашсын өчен җиңеллекләр насыйп булсын, –диде ул.
Мәҗлестә утыручыларга үз теләкләрен Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин да җиткерде.
Ифтарга хөрмәтле кунак итеп озак еллар район имам-мөхтәсибе хезмәтен алып барган Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та чакырылган иде.
–Миңа инде тиздән 88 яшь тула. Бүгенге мәҗлестә утыручы күп кенә имамнар белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә насыйп булды. Мине район җитәкчеләре һәрчак хөрмәт иттеләр, гозерләремне тыңладылар. Бүгенге мәҗлескә олылап чакырган өчен район башлыгы Александр Никошинга, аның ярдәмчеләренә олуг рәхмәтләремне җиткерәм,–ди Ислам хәзрәт.
Менә азан яңгырады. Кунаклар хөрмә, өрек, су кабып авыз ачтылар.
“Йолдызлык” кафесы кызлары мәҗлескә килүчеләргә хөрмәт күрсәтеп, мул һәм тәмле нигъмәтләр белән сыйладылар. Чәй табыны артында кунаклар иркенләп сөйләшеп, аралашып утырдылар, ифтарны оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтеп дога кылдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз