news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм үзидарә советы рәисе штрафка тартылган

Гражданнарның мөрәҗәгатен карау тәртибен бозган өчен Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм Базарлы Матак үзидарә советы рәисе штрафка тартылган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Әлки районы прокуратурасы тикшерү барышында Әлки районы башкарма комитетларында һәм әлеге районның Базарлы Матак җирле үзидарә советында даими рәвештә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенең күп тапкыр бозылу очракларын ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Закон буенча дәүләт органнарына, җирле үзидарә советларына яки җитәкчегә язма рәвештә кергән мөрәҗәгать аны теркәгән көннән 30 көн эчендә караплып, аңа җавап бирелергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхат Сәгъдиевкә һәм Базарлы Матак җирле үзидарә советы рәисе Рәшит Мусинга карата прокуратура “Гражданнарның мөрәҗәгатен карау тәртибен бозу турында”гы административ хокук бозулар маддәсе буенча эш кузгатты. Җәмәгать суды аларның һәркайсына биш мең сум күләмендә дәүләт файдасына штраф түләүне билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, алдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хәбәр ителгәнчә, Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарның мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы Татарстан законының үтәлеше мөһимлеге турында әйткән иде. Парламент башлыгы прокуратурага муниципаль берләшмәләрдә гражданнарның мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы канунның тормышка ашырылуын тикшерүне сорап хат әзерләп җибәрәчәген вәгъдә иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100