news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы бадминтончылары Татарстан кубогында уңышлы чыгыш ясады

Анжела Крайнова ялгыз разрядта беренче урын алды.

(Әлки, 20 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе бадминтончылары Татарстан кубогында уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анжела Крайнова ялгыз разрядта беренче урын алды. Парлы разрядта Адель Билалов, Булат Вәлиев һәм Анжела Крайнова өченче урыннарга лаек булдылар.

Бадминтончыларны ярышларга тренер Максим Муштаков әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100