news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы баһадиры Газинур Фәттахов - дөнья чемпионы

Быел моңа кадәр ул Польшада Европа чемпионы исемен яулаган иде.

(Әлки, 9 ноябрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты, дип шатлык уртаклаша “Әлки хәбәрләре”.

Әлки районының “Алинә” универсаль спорт залы тренеры, СССР спорт мастеры Газинур Фәттахов быел май аенда Польшада узган бәйгедә гер спорты буенча Европа чемпионы исемен алган иде. Бу аңа шушы спорт төре буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде. Һәм менә күптән түгел Казахстанда үткәрелгән чемпионатта Газинур Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Авырлыгы 95 килограмм үлчәмле 50-54 яшьлек ир-егетләр арасында гер күтәрү буенча аңа тиңнәр табылмаган. Ул 24 әр килолы 2 герне иң күп чөюче буларак җиңү яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән. Шул рәвешле, ил данын яклап ярышкан Татарстан баһадирының алтын медальләре тагын 1гә арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100