news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы авылларында мәдәният йортларын ремонтлыйлар

Чуаш Борнае авылы мәдәният йорты 50 урынга исәпләнгән.

Әлки районы авылларында мәдәният йортларын ремонтлыйлар
alki-rt.ru

(Әлки, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Республика программалары нигезендә Югары Әлки клубында капиталь ремонт, ә Чуаш Борнае мәдәният йортының яңа бинасы төзелә башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ике объектта да төзелеш эшләрен “Строитель и К” оешмасы егетләре башкара. Югары Әлки клубында инде җылылык торбалары яңага алыштырылган, бинаның түбәсе сүтеп алынган. Биредә идән-түшәмнәр, түбә, ишек-тәрәзәләр, шулай ук электрүткәргечләр яңартылачак, җылы бәдрәф, канализация булачак. Зур тамаша залы хисабына китапханә мәйданы да берникадәр арттырылачак, ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Чуаш Борнае авылы мәдәният йорты да бик тузган иде. Биредә төзеләчәк яңа бинада 50 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханә булачак. Бинаның нигезе салынган, төзелеш материаллары кайтарылган. Район мәдәният хезмәткәрләре, өмәләр үткәреп, төзелеш эшләрендә ярдәм итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100