news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы аучылык биләмәләрендә 85 маршрут буенча җәнлекләрне саныйлар

Райондагы өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санау белән мәшгульләр.

(Әлки, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы аучылык биләмәләрендә 85 маршрут буенча җәнлекләрне саныйлар. Райондагы өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санау белән мәшгульләр.

"Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр дәвам итә. Быел, ел башында кар бик аз булу сәбәпле, бер атна соңрак эшкә керешкәннәр. Ау рөхсәт ителгән кыргый җанварларны һәм киек кошларны районда 85 маршрут буенча исәплиләр. Әлеге маршрутларның гомуми озынлыгы 850 километрга сузыла. Бу эшне егерьләр, аучылар-җәмәгать инспекторлары башкара. Башта кар машинасы ярдәмендә кардагы эзләрне тулысынча бетереп чыгалар. Бер тәүлектән соң анда салынган эзләрне саныйлар. Җәнлекләрне эзләре буенча ачыклап була икән. Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, безнең урман-кырларда нигездә куян, төлке, кабан, поши, кыр кәҗәсе, сусар, бүре кебек җанварлар, кыр тавыгы, көртлек ише киек кошлар көн күрә. "Кышкы маршрут" мәгълүматлары Казанга юлланачак. Алар буенча җәнлекләргә ау лимиты эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100