news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы аучылары яңа рәис сайладылар

Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең рәисе итеп Альберт Шәйхетдинов сайланды.

(Әлки, 30 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы аучылары һәм балыкчылары үзләренең чираттагы утырышларын үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Утырышка район башлыгы Александр Никошин, Татарстан аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков та чакырылган иде.

Җыелыш башында ук аучылар, балыкчылар районда озак еллар охотовед булып эшләгән Сергей Данилинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аучылар әйтүенчә, ул үз эшенә бирелгән, намуслы кеше булган, вазыйфаларын олы җаваплылык белән үтәгән. Сергей Данилин җәнлекләр дөньясын саклау өчен күп көч куйган, браконьерларга каршы көрәшкән. Ул үзе турында яхшы истәлекләр генә калдырды, диләр аучылар.

– Бүген без җәмгыятьнең яңа рәисен сайлыйбыз. Ул аучылык кагыйдәләрен төгәл үтәсен һәм район аучылары, балыкчылары белән уртак тел табып эшләсен иде, – дип сөйләде район охотоведы Андрей Ерусланов. Аның әйтүенчә, узган елда 15 браконьерлык очрагы ачыкланган, 9 очрак буенча чаралар күренгән.

Әйе, аучылык хуҗалыкларында барысы да яхшы дип булмый әле. Браконьерларга каршы кырыс көрәш алып барырга, бу эшкә полицияне дә җәлеп итргә кирәк. Аучылар җирлек советлары белән элемтәдә торсыннар иде. Мәсьәлән, “Хузангай” җәмгыятеннән көтүдәге сыерларга бүреләр һөҗүм итү хакында хәбәр алынды. Мондый очракларда сезнең булышлык кирәк аучылар. Ә җәмгыятнең исә сезгә булышу мөмкинлекләре бар, – диде район башлыгы Александр Никошин.

Аучыларның берсе Илһам Садыйковка тояклыларны атып алуга лицензияне нинди кагыйдәләрдән чыгып таратулары турында сорау бирде.

– Мондый рөхсәтләрне 70 процентын Татарстан аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте бирә, калган 30 процентын район җәмгыятьләре тарата, – диде Илһам Садыйков.
Кышкы чорда кыргый җанварларның баш санын алу буенча зур эш башкарылган, егерьләр 350 километр юл үткәннәр. Утырышта су кошларына көзге ауның 1 сентябрәдә ачыласын хәбәр иттеләр. Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең рәисе итеп Альберт Шәйхетдинов сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100