news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант откан

Әлеге акчаларга документлар демонстрацияләү өчен күргәзмә стендлары, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аксессуарлардан торган комплект сатып алыначак.

(Әлки, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Татарстан Дәүләт комитеты муниципаль архивлар арасында үткән республика конкурсына йомгак ясаган. Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант откан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге бәйгедә 31 архив бүлеге катнашкан, һәм 13 е генә җиңүгә ирешкән.  

Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, бәйгегә алар “Безнең җитәкчеләр. Әлки районы тарихы кешеләр аша” дигән проект тәкъдим иткән.

Проектны гамәлгә ашыруга архив 205 мең сум грант откан. Әлеге акчаларга документлар демонстрацияләү өчен күргәзмә стендлары, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аксессуарлардан торган комплект сатып алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100