Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы Алпар авылында зур бәйрәм мәҗлесе үткәрелде
Өлкәннәргә сәдака итеп алар 230 килограмм сазан, чуртан, карп балыклары өләштеләр.
(Әлки, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Алпар авылында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан өлкәннәр өчен зур бәйрәм мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда район басмасы яза.
Өлкәннәрне башта авыл мәдәният йорты фойесында әзерләнгән мул табын янында сыйладылар. Шунда ук авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Аннан республиканың танылган артистлары катнашында матур концерт карадылар.
Бу эшне оештыруда Рифкать Сәмигуллин олы хезмәт куйган. Ул әле бик күп бүләкләр дә әзерләп кайткан. 80 яшен тутырган авылдашларга бүләкләрне тапшырганда аларның намуслы хезмәт белән үткән тормыш юллары турында бик җылы сүзләр әйтелде.
Бәйрәмгә җыелган бар халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул авыл җирлеге белән якташларның аңлашып, ярдәмләшеп эшләве аркасында биредә зур, матур үзгәрешләр булуын әйтте, мондый бергәлекне хуплады.
Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов өлкән юбилярларга – төрле елларда халыкка хезмәт күрсәткән кибетчеләргә, терлекче һәм механизаторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Авыл эшмәкәре Рамис Гаязов һәм аның тормыш иптәше Әлфинур ханым исә ноябрьдә башланасы Мәүлет ае уңаеннан авылдашларына яңа тотылган балык тараттылар. Өлкәннәргә сәдака итеп алар 230 килограмм сазан, чуртан, карп балыклары өләште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз