news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки район суды кеше машинасын пычраткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган

Районның бер авылында яшәүче 60 яшьләр тирәсендәге ир әнә үч алу нияте белән авылдашының автомобиль салонына бер чиләк бәдрәф шакшысы түккән.

Әлки район суды кеше машинасын пычраткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган
архив/Рамиль Гали

(Әлки, 27 ноябрь, "Татар-информ",  "Әлки хәбәрләре" , Лилия Шәфикова). Әлки район суды кеше машинасын пычратып яраксыз хәлгә китергән ирдән 113 мең сум матди зыянны түләтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

​​​​​​​Үзара аңлашып яши белмәү, үчләшү нинди генә аяныч нәтиҗәләргә китерми. Районның бер авылында яшәүче 60 яшьләр тирәсендәге ир әнә үч алу нияте белән авылдашының автомобиль салонына бер чиләк бәдрәф шакшысы түккән.

Бу ике ир арасындагы ызгыш һәм үзара каршылык 7-8 елдан бирле бара икән инде. Шушы вакыт эчендә берсе дә, күрәсең, конфликтны хәл итүгә, килешүгә таба адым ясамаган.

Быел май аенда боларның берсе ачу алуның бик сәер ысулын таба – ул көндәше автомобиленең йөртүче һәм алдагы пассажир утыргычларына бер чиләк кеше нәҗесе китереп сала.

Эштән чыккан машинаның хуҗасы судка мөрәҗәгать итә. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тәртипсез ирне чит милеккә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тарта.

Әлеге бәндәнең җинаятьчел гамәлләре аркасында машина иясе шактый зур матди зыян күрә. Һәм ул үзенең хокукларын яклауны сорап район судына мөрәҗәгать итте.Суд аның таләпләрен нигезле дип тапты һәм җинаять кылучыдан китерелгән зыянны түләтергә дигән карар чыгарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100