Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки район суды газ заправкасы хезмәткәрен хөкем итте
Гаепләнүчегә 5 мең сум штраф салынды.
(Әлки, 12 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки район судының бер утырышында газны хәвефсез файдалану таләпләренең үтәлмәве хакындагы эш каралды, дип яза район газетасы.
Әлки район суды карары белән И.Гобәйдуллин автомобиль газ баллоннарына газ салуга көйләнгән колонка аша көнкүреш газ баллонына ким дигәндә 11 литр сыекландырылган углеводород газы тутыруда гаепле дип табылды. Моны эшләгәндә ул көнкүреш газ баллонының техник торышын, файдалануга яраклылыгын тикшереп тормаган. Ә баллон махсус кагыйдәләргә җавап бирмәгән һәм аны эксплуатацияләү катгый тыелган булган.
Баллонга газ салганда аның тулу дәрәҗәсе тиешенчә контрольгә алынмаган. Бу исә кулланучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудыру дигән сүз.
Көнкүреш газ баллонына үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре нигезендә, 2017 елның 7 мартында И.Гобәйдуллин, автомобильләргә газ заправкасы станциясендә әлеге баллонга газ салып, кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәүче хезмәт күрсәткән.
Баллонга аның тулу дәрәҗәсен контрольдә тотмыйча газ салу баллонның кирәгеннән артык тулуына һәм, температура үзгәргәндә газның күләме арту нәтиҗәсендә, баллонның ярылуына китерергә мөмкин иде. Ярылган баллоннан агып чыккан сыек газ бик тиз парга әйләнә һәм, һавадагы кислород белән аралашып, шартлау һәм яну куркынычы зур булган катнашма хасил итә. Мондый баллонны “Пропан” газы белән тутыру һәм алга таба аны файдалану, һичшиксез, кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Гомумән, үлчәү җайланмасы белән җиһазланган махсус оешмада тутырылмаган баллонның шартлап хәвеф тудыру куркынычы гаять зур.
Суд И.Гобәйдуллинның гамәлләрен РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсе 1 бүлеге буенча квалификацияләде – аны кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип тапты. Гаепләнүчегә 5 мең сум штраф салынды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз