Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки педагоглары профсоюз юлламасы буенча диңгездә ял итте
Педагоглар ял чыгымнарының бер өлешен генә түләгән.
(Әлки, 1 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты бишенче ел рәттән «Сәламәт булыр өчен — Кырымга» программасы буенча Кара диңгез буена сәфәрләр оештыра. Анда һәр җәйне районыбыз педагоглары да катнаша. Быел Кама аръягының җиде районы вәкилләре составында диңгезгә ялга биш кеше барды.
"Юлга (бару һәм кайту) дүрт тәүлек китте. Уңайлы зур автобусларда озын юл сизелми дә үтте. Ун көн Евпаториядә «Кояшлы яр» шифаханәсендә ял иттек. Комлы ярлы, сөт кебек җылы сулы Кара диңгездә туйганчы коендык, шул тирәдәге күлдә ләм белән дәваландык, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар Борискино һәм Югары Әлморза мәктәпләре укытучылары Виктор Захаров һәм Марс Нотфуллин.
Педагоглар ял чыгымнарының бер өлешен генә түләгән.
Күптән түгел алты кеше шулай ук профсоюз юлламасы белән Идел буйлап ике көнлек «Казан-Самара» теплоход сәяхәтендә булып кайткан.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Рөстәм Билалов әйтүенчә, педагогларны ял итәргә һәм саулыкларын ныгытырга Татарстан шифаханәләренә дә җибәрәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган хезмәткәрләргә исә «Ана һәм бала» программасы буенча шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз