news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде

«Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте.

Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 26 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Узган шимбәдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки «Мелиорация» ПМК коллективы Казанда Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрүдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне «Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте. Биредә бәрәңге, кабак, ташкабак, кишер, суган кебек яшелчәләргә, сөт ризыкларына, иткә, балыкка сорау зур булды.

Мелиораторлар ярминкә кунакларын кайнар чәй, коймак белән дә сыйладылар. Район сәнгать осталары исә иртәнге сәгать алтыдан көн уртасына кадәр дәртле җыр-биюләре белән халыкның кәефен күтәрде.

Ярминкәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды. Ул мелиораторларның көзге сәүдәгә зур әзерлек белән килүләрен, халыкка чын-чынлап бәйрәм оештыруларын югары бәяләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot