news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки һәм Югары Ослан терлекчеләре алда бара

Әлки һәм Югары Ослан терлекчеләре алда бара

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Әлки һәм Югары Ослан районнарының сөт-тауар фермалары эшчеләре яхшы эш башкарган: соңгы урыннардан (42нче һәм 43нче) алар 2 һәм 3нче урыннарга күтәрелгән. Әлки районында һәр сыердан 10,5 килограмм сөт алалар, элек бу күрсәткеч 5 килограмм тәшкил иткән. Югары Ослан районында һәр сыердан 12,5 килограмм сөт алалар. Терлекчеләр шундый уңышлары өчен инвесторлары “Кызыл Шәрык” сыра кайнату компаниясенә рәхмәтле. Инвестор терлекчелек комплексларына заманча саву системалары ураштырудан тыш, терлекләрне карауның алдынгы технологияләрен дә керткән. Өстәвенә, чит илдән югары күләмдә сөт бирә торган сыерлар алып кайтканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot