Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки һәм Спас районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары ватаннары Президентын сайлады
Күчмә сайлау комиссиясе 18 октябрьдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында эшләде.
(Әлки, 20 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки һәм Спас районынңа яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләре президентын вакытыннан алда сайлауда катнашты.
Күчмә сайлау комиссиясе 18 октябрьдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында эшләде. Анда сайлаучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Үзбәкстанның Казандагы генераль консульствасы вәкилләре каршы алды. Сайлаулар коронавирус пандемиясе таләпләренә туры китереп оештырылды.
Тамара Кучкарова Түбән Әлкидә яши, сәүдә тармагында эшли. Сайлауларга ул туганы белән килгән.
«2003 елдан бирле патент белән Татарстанда эшлим. Татар телен өйрәндем, мондагы гадәтләргә күнектем. Килгән саен Әлки районындагы туганнарым мине бик ачык каршылыйлар, алар мин пешергән пылауны аеруча яраталар. Үзем Гурлян районыннан. Безгә тавыш бирү өчен шартлар тудырганнар, мин моңа бик шат», — диде ул.
«Сайлауларда беренче генә катнашуым түгел. 2019 елда республикабыз парламентына депутатлар сайлауда катнашкан идем, ул вакытта алдан тавыш бирү Алексеевск районында оештырылды. Туган илем Үзбәкстаннан читтә булсам да, сайлауларда катнаша алам, бу бит бик сөенечле хәл», — диде Спас районыннан килгән Эдуард Ким.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әйтүенчә, сайлаулар оешкан төстә үткән. Районда Үзбәкстаннан 30 гражданин яши. Базарлы Матакта тавыш биреп өлгермәгәннәр өчен 24 октябрьдә төп тавыш бирү көне үткәреләчәк. Бу көнне күрше республика президентын Казанда, Үзбәкстанның генераль консульлыгында сайларга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз