news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Әлеге олы бүләкне аңа Россия хәрби комиссариатлары төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды

(Әлки, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ватанны саклау эшенә һәм яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Лаврентьев Виктор Павлович Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Әлеге олы бүләкне аңа Россия хәрби комиссариатлары төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot