news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки һәм Актаныш районнарында машина астында 2 кешенең гомере өзелгән

Ике һәлакәт тә бер-берсенә охшаш

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 гыйнвар көнне сәгать иртәнге 7 тулганда Татарстанның Әлки районында Түбән Әлки – Колчура юлының 6 нчы чакрымында «КАВЗ-39762» (вахта) автобусы астында 1971 елгы хатын-кыз һәлак булган. 1964 елгы шофер, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм җәяүле дә юлны кичү өчен каралмаган турыдан чыккан.

 Актаныш районында да ул көнне шуңа охшаш һәлакәт булган. Кичке 6 нчы яртыда Актаныш – Пучы юлының 29 нчы чакрымында 1961 елгы кеше идарә иткән «ВАЗ-2107» машинасы зур тизлектә 1951 елгы җәяүлене бәрдергән. Фаразлар буенча, җәяүле юл уртасыннан шушы машина юнәлешендә атлап барган. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт урынында җан биргән.

 Республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге хәбәренчә, гыйнварның 27 көнендә Татарстан юлларында булган 302 һәлакәт нәтиҗәсендә 31 кешенең гомере өзелгән, 404енең тәне җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100