news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлки кукурузны бөртеккә суктыруга кереште

Бөртек өчен кукуруз 5409 гектарда чәчелгән иде

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Әлки районы басуларында бөртек өчен кукуруз 5409 гектарда чәчелгән иде. Бүгенгә аның 58 гектары суктырылды, аннан 218 тонна бөртек алынды. Район буенча гектардан уртача уңыш 38 центнер тәшкил итә. “Әхмәт” басуларында кукуруз уңышы 74 центнерга җитә, дип яза “Әлки хәбәрләре” басмасы. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100