news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки комбайнчылары - республика лидерлары исемлегендә

Әлеге ярыш комбайннар егәрлегенә карап төрле төркемнәргә бүлеп оештырыла.

(Әлки, 19 август ,"Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының быелгы уракта катнашучы комбайнчылар ярышы лидерлары исемлегендә әлкилеләр шактый, дип яза район газетасы.

Әлеге ярыш комбайннар егәрлегенә карап төрле төркемнәргә бүлеп оештырыла. Икенче төркемдә “Яшь көч”тән Ришат Әсәтов республикада икенче урында. Ул үзенең “Полесье”сы белән урак башыннан 1302 тонна бөртек суктырып алган. “ВостокЗернопродукт”АҖ дән Җәүдәт Хисмәтов та кыр батырлары исемлегендә. Өченче төркемдә Андрей Захаров, Иван Калмыков (“ВостокЗернопродукт”) лидерлар рәтендә. Дүртенче төркемдә исә республиканың ун алдынгы комбайнчысының дүртесе Әлки егетләре. Болар “ВостокЗернопродукт” АҖ механизаторлары Петр Родионов, Рәфис Камалов, Азат Әхмәтов һәм Рәниф Гатин.

news_right_1
news_right_2
news_bot