news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки командасы каратэ буенча беренче урынны алды

Болгардагы ачык турнирда үсмерләр катнашты

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Болгарда Спас районы башлыгы призына каратэ буенча ачык турнирда катнашып, 10-14 яшьлек яшь спортчыларыбыз зур җиңү яулады, дип яза “Әлки хәбәрләре” басмасы.

Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдән килгән көндәшләрен безнең кызлар һәм малайлар шактый ансат җиңде: Данил Фәхретдинов, Рөстәм Гатауллин, Милана Варламова беренче урынны яулады. Игорь Вассунов, Валерия Советникова, Ранис Сираев, Виктория Советникова икенче, Данил Кашкаров өченче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, район командабыз беренче урынны алып кайтты, диелә җирле газетада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100