news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки китапханәчеләре хезмәт ветераннарын шефлыкка алган

Әбиләрнең истәлекләрен дә язып алганнар

 (Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Әлкидә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннарын шефлыкка алганнар.

Китапханәчеләр ветераннар янында еш булалар, кирәкле ярдәмне күрсәтәләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Алар шулай ук әбиләрнең истәлекләрен дә язып алганнар. Ниятләре – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына махсус стенд ясау. Ветераннарыбыз якыннарының кайгыртуын тоеп бик яхшы шартларда яшиләр. Алар өчен бик сөенәбез”,–дип белдерә китапханәчеләр “Әлки хәбәрләре” басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot