news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки кино учреждениесе 5 миллион сумлык грант откан

Әлеге акчалар кинозалны яңартуга тотылачак.

(Әлки, 15 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки кино учреждениесе, Россия Федерациясе кинематографиягә социаль һәм икътисадый ярдәм федераль фонды үткәргән конкурста катнашып, 5 миллион сумлык грант откан, дип яза җирле басма.

Әлеге акчалар кинозалны яңартуга тотылачак. Кино учрежениесенә цифрлы кинопроектор, яңа аксессуарлар, киноэкран, 3D фильмнар күрсәтү өчен система, тавыш көчәйткечләр һәм башка кирәк-ярак сатып алырга, залның үзен ремонтларга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot