news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки кешесе грант ярдәмендә фермер хуҗалыгы ачкан

Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 29 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 13 савым сыеры.

Әлки кешесе грант ярдәмендә фермер хуҗалыгы ачкан
agro.tatarstan.ru

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районыннан Юрий Советников грант ярдәме белән фермер хуҗалыгы ачкан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Яңа Сихтермә бистәсеннән  КФХ башлыгы Юрий Советников үз эшчәнлеген 2012 елда башлаган.

"Егет килеш мин Мәскәүгә киттем, анда 10 ел төзелештә эшләдем. Әмма туган як сагындыра иде. Кайтып, авылда төпләнергә уйладым. Шул чакта гаилә фермалары төзүгә дәүләт ярдәме турында ишеттем. Уйладым да, әти-әниләр белән киңәшеп, тотынып карарга булдым, – дип сөйләгән  Юрий Советников. – Шулай ферма төзедем, аннары терлекләр сатып алдым".

Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 29 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 13 савым сыеры.

"Терлекләрне бөтен гаилә белән карыйбыз, барыбызга да эш җитә, – диде Юрий Советников. – Без хатыным Галина белән әлегә әти-әниләр белән бергә яшибез, озакламый хыялыбыз тормышка ашырга тора – яңа йортка күчәбез". 

news_right_1
news_right_2
news_bot