news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки көрәшчеләре Россия беренчелегендә зур җиңүгә иреште

Пермьдә көрәштә Хлебодаровка авылыннан Николай Захаров – 1нче, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин - 2нче, Алпардан Данил Зәйнуллин 3нче урынны алды.

(Әлки, 15 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Пермь краеның Чернушка шәһәрендә 2001-2003 елларда туган үсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә әлкилеләр зур җиңүләр яулады, дип яза җирле басма.

Әлеге илкүләм бәйгедә Татарстан командасы составында Әлки районыннан да берничә егет һәм кыз катнашу хокукына ия булган иде. Алар ышанычны акларлык итеп, батырларча көрәштеләр. Нәтиҗәдә Хлебодаровка авылыннан Николай Захаров – 1нче, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин 2нче урынны алды. Алпардан Данил Зәйнуллин 3нче призлы урынга лаек булды.

Егетләрне билбау көрәшенә тренерлар Илмир Хәйруллин һәм Илдар Әхмәров  өйрәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot