news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки имамнары һәм атакайлары гаилә нык булсынга нәрсә эшләргә кирәклеген әйткән
Районда 146 бала үз ата-анасы кочагында түгел, тәрбиягә я опекага алган гаиләләрдә үсә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

alki-rt.ru/
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, мәчетләр имамнары һәм чиркәүләр настоятельләре гаиләләр нык, аларда үсүче балалар бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында фикер алышты. Бу хакта җирле басма яза.
Чарада район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Руслан Гизятов, район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин да катнашты.
Район иҗтимагый советы җитәкчесе Луиза Абдрахманова әйтүенчә, районда 146 бала үз ата-анасы кочагында түгел, тәрбиягә я опекага алган гаиләләрдә үсә. Ул аларның ялын оештыру, ятимнәрнең торак проблемасын хәл итү кебек мөһим аспектларга да тукталып үтте.
Ирек хәзрәт тә, Андрей атакай да ай саен район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә булып, бала төшерергә җыенган хатын-кызлар белән әңгәмәләр үткәрүләре, бу сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәләр бирүе турында да әйтеп үттеләр. Аборт – бала үтерү, зур гөнаһ, моны яшьләргә гел аңлатып торырга кирәк, диде алар.
Район башлыгы да үз сүзен әйтте очрашуда. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе хакында сөйләде.
Аның урынбасары Рәшит Билалов, күбрәк руханиларга мөрәҗәгать итеп, мәчет-чиркәүләргә килүчеләр белән гаилә һәм аның иминлеге хакында вәгазьләр сөйләргә, никах мәҗлесләрендә яшь кияү-кәләшкә гаилә коруның олы җаваплылык икәнлеген яхшырак төшендерергә киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2