news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча республика рейтингында сигезенче урында

Әлки районы авылларында хәзер 37 мини-ферма эшли.

(Әлки, 2 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы хуҗалык итүнең кече формаларын гамәлгә ашыру буенча республикада сигезенче урынга күтәрелгән, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Әлкилеләр крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген үстерү буенча республика программаларыннан актив файдаланалар. Бүген районда 28 гаилә фермасы эшләп тора. Соңгы вакытта бигрәк тә дәүләттән 200 мең сум субсидия алып кече фермалар төзү программасында катнашырга теләүчеләр арткан. Авылларда хәзер 37 мини-ферма эшли. Тагын 54 гаилә әлеге программадан файдалану нияте белән гаризалар биргән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча районнар рейтингын игълан итте. Анда Әлки 13 нче урыннан 8 нчегә күтәрелгән, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot