news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки хастаханәсе территориясенә модульле бина – морг куелачак

Авылларда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк, булганнары төзекләндереләчәк

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Киләсе елда Әлки районында Катюшина, Йолдыз, Абдул Салман авылларындагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына 100әр мең, Бибай Чаллысы һәм Мулланур Вахитовтагы пунктларга 500әр мең сумлык ремонт ясалачак. Ә Алпар һәм Урта Әлкидә модульле яңа ФАПлар барлыкка киләчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясенә дә модульле бина – морг куелачак. Юхмачы табиблык амбулаториясендә 5 миллион сумлык төзекләндерү эшләре планлаштырыла, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100