news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки халкы приютта тәрбияләнүче кызга Россия гражданлыгы алу өчен 47 мең сум акча җыйган

Балалар сыендыру йорты җитәкчелеге әлеге акчаны җыюда булышуны сорап район оешма-предприятиеләренә мөрәҗәгать иткән булган.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ").Әлки районында приютта тәрбияләнүче кызга Россия гражданлыгы алу өчен райондашлары 47 мең сум акча җыйган. Бу хакта район басмасы яза.

Әниләре белән Үзбәкстаннан күчеп кайткан бу кыз 11 сыйныфта укый. Әмма ул мәктәптә ирекле белем алучы санала, аны укучылар исемлегенә кертеп булмый. Чөнки кыз Россия гражданы түгел, паспорты да юк. Мәскәүгә барып гражданлык алу өчен аңа 65 мең сум күләмендә акчалата ярдәм кирәк. Кызның гаиләсе бу сумманы туплый алмый. Балалар сыендыру йорты җитәкчелеге әлеге акчаны җыюда булышуны сорап район оешма-предприятиеләренә мөрәҗәгать итте. Игелекле кешеләр ярдәме белән 47 мең сум акча тупланган. Тиздән калган өлешен дә җыеп, укуда зур өлгерлек күрсәтүче кызга Россия паспорты алуда ярдәм итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot