news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе иң уңган хат ташучыларны бүләкләде

“Әлки хәбәрләре” 2017 елның беренче яртыеллыгына район газетасына халыкны яздыруда уңышлы эшләгән хат ташучыларга Рәхмәт хатлары әзерләгән.

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе иң уңган хат ташучыларны бүләкләде
gossov.tatarstan.ru

(Әлки, 2 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Районның почта хезмәткәрләре бергә җыелып, 2016 нчы елда ниләр эшләүләре, уңышлары һәм җитешсезлекләр турында сөйләштеләр, дип яза район газетасы.

Коллективның отчет җыелышында Нурлат районара почтамты почта элемтәсе бүлеге начальнигы Рәфис Ногуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова катнаштылар. Рәфис Ногуманов үткән елның коллектив өчен тулаем алганда уңышлы булуын, нигездә барлык планнарның үтәлүен, хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хаклары артуын билгеләп үтте. Ә Мария Платонова, кешеләрнең көннән-көн ешрак электрон хезмәтләрдән файдалануы почта хезмәткәрләренең конкурентлыкка сәләтле булуларын таләп итүен әйтте, район икътисады үсеше турында сөйләде.

“Әлки хәбәрләре” редакциясе 2017 елның беренче яртыеллыгына район газетасына халыкны яздыруда уңышлы эшләгән бер төркем хат ташучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр әзерләгән иде. Юхмачы һәм Иске Матак почта бүлекчәләре башлыклары Наталья Колоколовага, Надежда Лычниковага, Базарлы Матак хат ташучылары Роза Минһаҗетдиновага, Руфия Сибгатуллинага, Рәсимә Әюповга тапшырылды әлеге бүләкләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot