news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки эшмәкәре сөткә бәя төшүне узган җәйнең яңгырлы килүеннән күрә

“Һава торышы әйбәт булгач, бөтен җирдә яшеллек булды, печән уңды. Бу – сөт артуга китерде, ә аңа ихтыяҗ юк”, – ди эшмәкәр.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәчүе эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов сөткә бәя төшүне узган җәйнең яңгырлы килүендә күрә. Ул – бүген 7 райондагы 127 сөт җыючыдан, көненә 80 тонна сөт кабул итеп тапшыра.

“Сөткә бәя тиз генә җайланыр дип уйламыйм. Җәй уңышлы килде, яңгырлы булды. Бу исә, печәннең котырып уңуына китерде. Азык запасы, яшеллек күп булды, шуңа күрә, сөт тә башка елларга караганда, 20-30 процентка артыграк. Сөтнең дефициты юк. Дефицит булмаган җирдә, һәрвакыт бәя төшә. Ашлык белән дә шул. Икмәк тә күп булды бит. Тагын бер җәйне үтеп, ашлык дефициты китмичә, сөткә дә бәя артмаячак. Дефицит туса, ихтыяҗ барлыкка килә һәм бәя үзеннән-үзе арта”, – диде эшмәкәр “Татар-информ”га.

Дамир Шәйхетдинов бүген бер литр сөт өчен 16-18 сумнан түли.

“Белоруссиядән сөт кертүне чикләүнең дә әллә ни файдасы булыр, дип уйламыйм. Аның файдасы 6-7 проценттан артмаячак. Ә бу сизелерлек аерма түгел”, - диде Дамир Шәйхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның өченче кварталыннан башлап, сөткә бәяләр төшә башлады. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, Россия Федерациясе премьер-министры урынбасары Дмитрий Медведевка да мөрәҗәгать итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100