Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки байрагы галәмдә булып кайтты
Музейдагы космоска багышланган экспозиция 2005 елда оеша башлый.
(Әлки, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Космонавтика көнен билгеләп үтү өчен әлкилеләрнең бик шәп мөмкинлеге бар: туган якны өйрәнү музеена киләсең дә, аның галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышланган залларына үтәсең. Һәм серле космос, аны гизеп йөрүче кораблар, ул кораблар белән идарә итүче батыр космонавтлар дөньясы сине үз эченә бөтереп алып керә дә, хыялларда сихри йолдызлар, планеталар, күк ташлары – кометалар янына биеккә-биеккә күтәрә, дип районның яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Сергей Лисенков исемендәге музейның бу заллары үзебез дә бәяләп бетермәгән кыйммәткә ия байлыгыбыз ул. Миңа калса, районда яшәүче һәр кеше бу заллардагы экспонатларны күрергә тиеш. Кайда әле шундый могҗизага тиң мөмкинлек бар?! Биредә бит чып-чын космик корабларның детальләрен, космонавтларның киемнәрен, скафандрларын, космоста булып кайткан детальләрен тотып карарга була.
Музейдагы космоска багышланган экспозиция 2005 елда оеша башлый. Шушы елны Американың “Аэроджет” компаниясенең Россиядәге вәкиллеге директоры Анатолий Михеев үзенең дуслары – Советлар Союзы геройлары очучы-космоновтлар Александр Баландин һәм Муса Макаровны Базарлы Матакка кунакка алып кайта. Үзенең бирегә кайтуы нәсел тамырлары шуннан булуы белән бәйле. Ә менә космонавтларны махсус чакыра. Михеев безнең авылга – биредә оешып килүче туган якны өйрәнү музеен галәмне үзләштерүгә багышлаган экспонатлар белән тулыландыру була аның максаты. Соңрак районда тагын бер космонавт Сәлихҗан Шәрипов булып китә. Һәм кайткан саен кунаклар музейга искиткеч кызыклы әйберләр бүләк итеп калдыралар. Алар арасында пүпсанлы уникаль фоторәсемнәр (алар орбиталь станциядә төшерелгән), очучыларның махсус киемнәре, “Буран” корабының идарә итү механизмы детале, космик корабның хәрәкәтен җайга салучы ярдәмче двигатель, хәтта тюбикларда сакланучы сөт, эремчек, ит паштеты һәм башка ризыклар да бар. Космос белән бәйле экспонатлар бик күп, төрле һәм кызыклы, аларны үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Мондый музей Татарстанда башка юк. Ул Россия космонавтика федерациясе әгъзасы,музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, аны туристлар өчен маршрутка кертү мөмкинлеге бар.
Музей экспонатлары арасында Әлки байрагын һәм гербын күрү бераз сәеррәк тоелырга мөмкин. Әмма аларның тарихы да космос белән бәйле: дүрт ел элек район символлары “Таурус-2” ракетасы бортында космоста булып кайтканнар. Безнең байрак галәмдә булган! - диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз